«Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге җәмгыятьнең төбәк бүлекләре вәкилләре белән видеоконференциядә катнашты. Аны Россия Федерациясе мәдәният министры, Россия хәрби-тарихи җәмгыять рәисе Владимир Мединский уздырды.
Видеоконференциядә Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының ТРдагы бүлеге башкаручы директоры, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова катнашты.
Конференция барышында РФ мәдәният министрына “Татарстан Республикасында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышының виртуаль музее” проекты турында сөйләделәр. Ул ике елдан бирле эшли һәм әлеге вакыт аралыгында меңләгән кулланучы өчен әһәмиятле мәгълүмати ресурска әверелгән.