Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатулин ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе урынбасары Индира Фарсина һәм рәиснең киңәшчесе Алия Әхмәтшина белән очрашты.
Очрашу барышында алар министрга ТР Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре, киләчәктә мәдәният өлкәсендә эш планнары турында сөйләде.
Айрат Сибагатуллин республиканың сәләтле яшьләренә игътибар бирүнең әһәмиятен билгеләп, Яшьләр хөкүмәтенә уңышлар теләде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте һәм ТР Мәдәният министрлыгының уртак хезмәттәшлек планы хупланды.
Белешмә өчен. Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы даими эшләүче консультатив-киңәшмә органы санала. Ул проект, тәкъдим итү, эксперт-аналитик эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Оешманың максаты - яшьләрне республиканың иҗтиманый-сәяси тормыша җәлеп итү, сәләтле яшьләрне берләштерү. Яшьләр хөкүмәте конкурс нигезендә төзелгән һәм 23 кешедән тора.