Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Инна Погребняк һәм өлкәнең Мәдәният һәм сәнгать комитеты рәисе Сергей Ершов белән очрашты.
Очрашуда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, башкаланың алдынгы музей һәм театрлары, Татарстанның Традицион мәдәният һәм мәдәни мирасчны үстерү үзәкләре, Республика яшүсмерләр китапханәсе һәм И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан Музыка училищесы җитәкчеләре дә катнашты.
Аларның һәркайсы үз оешмаларының эшчәнлеге, яңа проектлар, уңышлар турында сөйләде. Кунаклар кайбер учреждениеләрнең эшчәнлеге белән җентекләбрәк танышырга җыена. Әйтик, алар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак, Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсия кылачак, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы һәм “Эрмитаж-Казан” үзәге, ТР Милли китапханәсе белән танышачак.