25 гыйнвар көнне Татарстан Мәдәният министрлыгында ведомство карамагындагы Мәдәният оешмалары күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәяләү үткәрү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды.
Иҗтимагый совет әгъзалары мәдәният оешмалары хезмәтләрен бәяләүнең гомум критерийларын чагылдыручы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының 2016 елның 22 ноябрендә расланган 2542нче Боерыгы нигезендә расланган яңа күрсәткечләр белән танышты.
Шулай ук утырышта мәдәният оешмалары күрсәткән хезмәт сыйфатын бәяләүнең өстәмә критерийлары да расланды. Оешма-операторның мәгълүматы тыңланды.
Совет яңа елда бәйсез бәяләү үткәрүнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук мәдәният учреждениеләренең Совет тәкъдимнәрен үтәү максатында эшләрне оештыру тәртибен дә билгеләде.