Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Тунис Республикасы делегациясен кабул итте.
“Без Татарстанга килүебезгә бик шатбыз. Без сезнең халыкны бик яратабыз һәм сезнең республика белән мәдәни элемтәләр булдыруга өметләнәбез”, - дип белдерде сәфәрнең максатын Тунисның АТС компаниясе генераль директоры, делегация җитәкчесе Юсеф Набхани Заррук.
Заррук әфәнде сүзләренчә, аның компаниясе икътисади, сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү белән шөгыльләнгән. Ә хәзер алар мәдәни багланышлар да булдырырга тели.
“Без хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер”, - дип белдерде Айрат Сабигатуллин. Ул Монголия, Чехия, Венгрия һәм Франциядә үткәрелгән Татарстан Мәдәнияте көннәре, шулай ук Халыкара мөселман киносы фестивале турында сөйләде. Соңгы фестивальгә дөньяның 53тән артык иленнән 700дән артык гариза алынды, дип искәртте министр.
Кунаклар Татарстан Мәдәнияте көннәре Туниста да үткәрелер, динән өмет белдерде. “Бу безнең өчен бик тә әһәмиятле. Мәдәни элемтәләр ярдәмендә без башка мөнәсәбәтләрне дә җанландыра, безнең халыкларын якынайта алыр идек”, - дип нәтиҗә ясады кунаклар.