8 февраль көнне М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәнкыйтьче, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Илалованың юбилей кичәсе уза. Аңа 85 яшь тулуга багышланган бәйрәмгә якыннары, дуслары, укучылары, хезмәттәшләре чакырылган.
Казан дәүләт мәдәният университеты профессоры, сәнгать белеме кандидаты Илтани Илалова үзенең бөтен гомерен театр сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруга багышлаган. Ул күп санлы басмалар, монографияләр һәм язмалар авторы. Үзенең хезмәт эшчәнлеге вакытында ул ул татар һәм күпмилләтле Россия театрларының актуаль проблемалары буенча 500ләп мәкалә бастырган.