Кичә Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лаеш муниципаль районының Пәрәү авыл җирлегенең хисап сессиясендә катнашты. Анда 2016 елга нәтиҗәләр чыгарылып, 2017 елга планнар билгеләнде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, авылның әлләни проблемалары юк. Биредә газ, электр энергиясе бар, барлык йортларга су кертелгән. Мәктәп, почта, ФАП, 300 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты эшли.
Айрат Сибагатуллин Лаеш районында социаль өлкәгә зур игътибар бирелүне билгеләп үтте. “Бу тармакка 92 млн сумнан артык акча бүленгән. Республика буенча әлеге сан 5,1 процентка тәңгәл. Китапханәләрне комплектлауга акча салу буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе Лаеш районында”, - диде ул.