Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең нәшрият комплексында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы татар телендә бастырылган.
Китап Брайль рельеф-нокта шрифты белән нәшер ителгән, шулай ук аудиоверсиясе дә пәйда булган. Элегрәк китап рус телендә дә шул форматта дөнья күргән иде һәм ул кыска гына вакыт эчендә сукыр укучылар арасында зур популярлык казанган. Шулай ук китап сукырлар өчен «Логос» online-ресурсында да урнаштырылган.
Бу эш китапханәнең “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасында катнашуы ярдәмендә башкарылган.