27 гыйнвар көне 16.00 дә “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының Туп сарае музеенда М.Т.Калашников исемендәге ату кораллары музей-күргәзмә комплексы фондыннан “Легендар Калашников” күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә Михаил Калашниковның шәхси әйберләре, күкрәк билгеләре, орден-медальләре, аның исеме белән бәйле сувенир һәм истәлек символикасы, автоматларны эшләү тарихы, макет һәм экспонатлар, корал һәм корал кирәк-яраклары тәкъдим ителә.
Казан кешеләре һәм кунаклары Калашников системасы корал үрнәкләре, аның шәхси әйберләре, архив документлары белән генә танышып калмыйча, әлеге эшләнмәләр белән фотосурәткә дә төшә алачак.