Бүген танылган шагыйрь, җырчы һәм актер Владимир Высоцкийга 79 яшь тулган булыр иде.
1974 елның июнь аенда ул “Театр на Таганке” труппасы составында ул Чаллыга килгән һәм “КАМАЗ” төзелеш мәйданчыгында, аерым алганда Кою заводында концерт биргән. Әлеге истәлекле вакыйга шәһәр кешеләренең хәтерендә уелып калган һәм алар әлеге гастрольләрне онытмаган. 1989 елда Чаллының бер мәйданы Высоцкий исемен йөртә башлаган.
Бүген Чаллыда Владимир Высоцкий истәлегенә берничә чара узачак. В.Высоцкийның Иҗади мирасы үзәгендә музыкантның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителәчәк. Ә “КАМАЗ” Мәдәният сараенда бәйрәм концерты оештырыла, анда Чаллы, Алабуга һәм Түбән Кама бардлары башкаруында Высоцкий җырлары яңгыраячак.
Иртәгә исә Үзәк шәһәр китапханәсендә “Я, конечно, вернусь...” дигән әдәби-музыкаль кичә булачак.