Казанда Малайзиянең танылган актер һәм продюсеры Дато Эйзлан Юсуф, продюсер Абас Джалил булып китте. Сәфәр кысаларында алар ТР Премьер-министрының ислам финанс институтлары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшчесе Линар Якупов һәм “Татаркино” ТР ДБУК директоры Влдаимир Батраков белән очрашты.
Алар фильмнар алмашу турында сөйләште, шуның нәтиҗәсендә ике яклы хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде. Тиздән “Татаркино” челтәрендә Малайзия фильмнары пәйда булачак, ә Малайзия тамашачылары Татарстанда төшерелгән киноларны күрә алачак. Шулай ук Казанда Малайзия драмасын төшерү мәсьәләсе дә каралды.
Кунаклар Казанга сәфәрдән канәгать калуларын әйтте һәм ахырда 2017 елда Казан халыкара кинофестивалендә катнашырга теләүләрен җиткерде.