Мәдәният институты һәм Камал театры актерлык курсына студентлар кабул итә

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Казан дәүләт мәдәният институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2017-2018 уку елына татар актерлык курсына студентлар кабул итә. Театр факультеты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар хәзерли. 1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Камал театрында консультацияләр үткәрелә.

Уку дәвамы – актерлар өчен 4 ел. Гаризалар 15 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр кабул ителә.

Керү өчен кирәкле документлар: гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, БДИ тапшыру турында белешмә, сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.

Кабул итү имтиханнары:     

1. Рус теле (БДИ)

2. Рус әдәбияты (БДИ)

3. Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл һәм чәчмә әсәрдән өзек);  җыр, бию, музыкаль әсәр башкару

4. Коллоквиум (әңгәмә)

Имтиханнар 17 июльдән 26 июльгә кадәр дәвам итә. Барлыгы 4 бюджет һәм 4 түләүле урын бирелә. Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри.

Имтиханнар турында тулы мәгълуматны www. кazgik.ru , www.kamalteatr.ru сайтларыннан алырга мөмкин

Кабул итү имтиханнары институтта уза.

Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән  азат ителәләр.

Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International