С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “Киләчәк йолдызлары”

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “Киләчәк йолдызлары” проекты кысаларында Казанның «La Primavera» камера оркестры концерты узачак. Анда музыка мәктәпләрендә укучылар һәм балалар иҗат коллективлары катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында “Новая волна” проекты финалчылары, Дельфий уеннары призерлары, «Поющая звезда» федераль программасы  һәм  «Голос» проектында катнашучылар, “Новые имена” фонды стипендиатлары, халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреталары бар. Искәртеп узабыз: яшь талантлар  ел саен Дәүләт зур концертлар залы сәхнәсендә камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Әбәзов башлангычы белән чыгыш ясый.

“Без академик музыка белеменең абруен арттырырга, тамашачыларга сәләтле, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны күрсәтергә, педагогларга ярдәм итәргә телибез – “Киләчәк йолдызлары” проекты шуның өчен уйланылган иде”, - дип белдерә Рөстәм Әбәзов.

Аның сүзләренчә, киләчәктә ул проектны тагын да киңәйтеп, аңа Татарстан музка мәктәпләрендә укучыларны чакырырга ниятли.

 25 гыйнварда La Primavera оркестры белән сәхнәгә “Вдохновение”, “Гармония” һәм “Нәүрүз” хорлары, балалар балалайка ансамбле, Софья Митрофанова, Мария Валетова, Мириам Гарифҗанова, Арина Зыкова, Җәмил Хамитов, Альберт Гайсаров, Камиль Фатыйхов, Глеб Андреев, Елизавета Мартынова һәм башкалар чыгачак.

Концерт 18.30 башлана, дип хәбәр итә оркестрының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International