Театр серләрен ача

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

29 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “Орган корольлеге” абонементының “Театр серләре” дигән икенче концерты була. Программада театраль орган өчен үзенчәлекле әсәрләр, шулай ук Верди, Пуччини, Россини, Моцарт операларыннан увертюралар булачак. Концертлар 12.00 һәм 14.30да башлана.

“Театр серләре” концертында барокко чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр музыка театрының тарихы сурәтләнәчәк. П.Чайковскийның “Щелкунчик” балеты, М.Глинканың “Руслан и Людмила” операсы музыкасы, Казан композиторы Э.Низамовның “Кара пулат” операсына увертюра һәм башка әсәрләр театр серләрен ачачак.

Концертта шулай ук Казан тамашачыларына яхшы таныш ТР Дәүләт камера хоры, Лада Лабзина һәм Илсөяр Сөләйманова (Чаллы), халыкара конкурслар лауреатлары айсылу Нуруллина (вокал) катнаша. Чыгышлар хореографик номерлар һәм видеоинсталляцияләр белән үрелеп барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International