“Казан” милли-мәдәни үзәгендә каллиграф Абдулла Мохаддаси күргәзмәсе эшли

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

21 гыйнвар көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Иран Республикасыннан килгән каллиграф - Абдулла Мохаддасиның "Мөкатдәс шигырьләр" күргәзмәсе ачылды. Оста шулай ук мастер-класс та үткәрде.

Рәссам каллиграфия белән мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлаган. “Урта мәктәптә белем алу белән бергә каллиграфия мәктәбенә йөрдем. Алга таба югары уку йортларын да тәмамладым, нәтиҗәдә 20 ел дәвамында мин үземнем стилемне барлыкка китердем. Рәсемнәрне насталик, куфи язуы белән, аннары Кытай һәм Япон осталары стильләрен кушып башкарам”, - дип белдерде рәссам күргәзмә ачылышында.

Абдулла Мохаддаси Телевидение академиясендә һәм Тегеран университетында график дизайн факультетында белем алган. Иран Ислам Республикасының каллиграфия берлеге әгъзасы.  Каллиграфиядә үзенең стилен булдырган, Иран каллиграфия осталары премиясе лауреаты, “Каллиграфия остасы” орденнары белән, шул исәптән Кытай тарафыннан да бүләкләнгән. 

Күргәзмә 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Останың эшләре Дубайда күргәзмәдә булып, хәзер казанлыларга тәкъдим ителеп, аннары күргәзмә Италиядә узачак.

25 гыйнвар көнне 14.00дә Абдулла Мохаддаси Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында мастер-класс үткәрәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International