Татар рәссамы Guzel иҗаты - чирек гасыр буена күргәзмәгә чыгарылмаган әсәрләренең тулы коллекциясе белән Бюрюссельдә танышып булачак. Россия фән һәм мәдәният үзәге залларында Гүзәл Макудинованың “Тумышым белән татар авылыннан” дип аталган күргәзмәсе бу атна башыннан килүчеләрне кабул итә, ул шимбә көнне, ягъни 21 гыйнварда рәсми ачыла.
Бельгия тамашачысыннан кала, анда Франция, Бөекбритания, Нидерланд, Германия кебек илләрдән, шулай ук Россиядән – Казаннан сәнгатьне аңлаучы һәм яратучы шәхесләр, галимнәр киләчәге билгеле. Аерым алганда, алар арасында авторның дуслары – рәссам Guzel калдырган иҗади мирас белән хисси очрашуны үзләре өчен кыйммәт санаган кешеләр шактый.
Күргәзмәне оештырган “Бельгиядәге татарлар” берлеге башлангычын Татарстан Мәдәният министрлыгы да хуплаган.
Гүзәл Макудинова 2014 елда 72 яшендә якты дөнья белщн хушлашкан. Гомеренең соңгы елларын ул Париж читендә үткәргән, һәм аны яхшы белән дуслары Брюссельдә булачак очрашуда, рәссамның соңгы елларда кеше арасына чыкмау сәбәпләре турында сөйләргә җыена.
Экспозиция биредә 24 гыйнварга кадәр тора. Күргәзмәне оештыручылар һәм коллекцияне саклаучылар киләчәктә Guzel хезмәтләрен Европаның төрле шәһәрләрендә күрсәтергә ниятли.