“Хәзинә”дә Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачылды

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Антон Леухин һәм Надия Миңнеәхмәтоваларның “Урман” дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Рәссамнар икесе дә Татарстанда туып үскәннәр. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәп иҗат итәләр. Штиглиц исемендәге Сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаганнар. Алар күргәзмә һәм симпозиумнарда, шул исәптән халыкара чараларда бик күп катнаша.

Күргәзмә 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International