22 гыйнвар көнне Чуаш Республикасы халык шагыйре Петр Хузангайның тууына 110 ел тула. Тантаналар шагыйрьнең туган ягы Әлкидә һәм Аксубай бистәсендә узачак.
Юбилей чаралары 21 гыйнвар көнне Аксубай бистәсенең Мәдәният йортында чуаш эстрадасы һәм опера җырчылары артистлары концерты белән башлана. Ә 22 гыйнвар көнне Әлки районының Хузангай авылында Төбәкара шигърият фестивале була. Анда Чуашстан Республикасы мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министры К.Г.Яковлев катнашуы көтелә. Юбилей чаралары зур концерт белән тәмамланачак. Анда Чуваш АССР халык артисты, Россия Федерациясе халык артисты Петр Заломнов, Чуаш Республикасы халык артисткасы, Россия Федерациясе атказанган артисткасы Людмила Семенова, чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнаша.
Чараларда Татарстан Халыклар ассамблеясе делегациясе дә катнашыр дип көтелә.