“Файда китерүчеләр”не күрергә ашыгыгыз

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иртәгә “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Файда китерүчеләр” дигән фотокүргәзмә ачыла.

Анда бөтен илдән профессиональ һәм һәвәскәрләр фотографлар катнаша.

“Файда китерүчеләр” фотокүргәзмәсе җәмгыять файдасына эшләүче һөнәрләргә һәм кешеләргә багышлана. Күргәзмәнең кураторы Санкт-Петербургның танылган фотографы, рәссам Сергей Семкин. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясе белән бергә ул конкурска килгән иң яхшы эшләрне сайлап алган. Җиңүчеләрнең исемнәре күргәзмә ачылышында игълан ителәчәк.

Иң яхшы эшләрнең авторына фотокамера тапшырылачак. Шулай ук аны Санкт-Петербургка сәяхәт һәм Сергей Семкиннан мастер-класс көтә. Шулай ук бәйгедә катнашучылар Фотосурәтләр һәм кино Ачык мәктәбендә “Фотостарт” курсында укый алачак.

Күргәзмәгә керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International