Кичә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында “Борынгы Болгар шәһәре” дигән Татарстан рәссамнары эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Анда рәссамнар Р.Заһидуллин, Б.Гыйльванов, Л. Нигъмәтҗанов картиналарын күрергә була.
Борынгы Болгар шәһәре күп еллар буе Россия һәм чит илләрнең танылган рәссамнары игътибарын үзенә җәлеп иткән. Бу традиция безнең көннәрдә дә дәвам итә. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән эшләр арасында «Луна и Солнце Йусуфа Прекрасного» III төбәкара Арт-экспедициясендә катнашучылар иҗат иткән картиналар да бар.
Күргәзмә белән февраль урталарына кадәр танышырга була.