Татарстан музейлары Музей селфие көнен билгеләп үтә

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнвар көнне бөтен дөньяда Museum Selfie акциясе узачак. Чара музейларның популярлыгын арттыру максатыннан дүртенче ел рәттән үткәрелә. Бу көнне бөтен дөньяда музейга килүчеләр экспонатлар фонында фотосурәткә төшеп, социаль челтәрләргә урнаштыра. Сурәтләрне  #МузейноеСелфи  хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

Казанда әлеге акциягә ТР Сынлы сәнгать музее кушылган, ә ТР Милли музее акциядә катнашкан өчен бүләкләр дә әзерләгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International