Түбән Каманың музыка көллиятендә “Ак зал” ачылды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Камада С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең яңартылган залы тантаналы төстә ачылды.  Чарада Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты.

Бу вакыйга Түбән Каманың сәнгать сөючеләре өчен истәлекле вакыйга булды, чөнки бу урын күптәннән шәһәр мәдәнияте үзәгенә әверелгән.

Яңартылган концерт залында иң беренче булып La Privamera Казан дәүләт камера оркестры чыгыш ясады.

Искәртеп узабыз: ремонт эшләренә республика һәм җирле бюджетлардан 10 миллион сумнан артык акча бүленгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International