Камал театры артистлары Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә булды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге Мәскәүдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары белән очрашты. Очрашуда Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театрның директоры Илфир Якупов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкеров, Әхмәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, Раушания Юкачева, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев, Олег Фазылҗанов һәм Ришат Әхмәдуллин катнашты.  

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә вәкиллекнең эшчәнлеге, киләчәккә планнар турында сөйләде.

Илфир Якупов, үз чиратында, ведомство коллективына Мәскәүгә гастрольләр оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. "Гастрольләр – артистларның сәхнәдә чыгыш ясаулары гына түгел, театрның килүе күп оештыру сораулары белән бәйле. Бу декорацияләрне алып килү, тамашачыларга хәбәрне җиткерү һәм башка мәшәкатьләр. Ярдәмегез өчен рәхмәт", – диде театрның директоры.

Исегезгә төшерәбез: 12-18 гыйнварда Россиянең Дәүләт академия Кече театрында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры соңгы елларда куелган 7 премьерасын күрсәтә. Гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International