Бүген Казанда Язучылар берлеге бинасында Татарстанның халык шагыйре, публицист, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан) белән хушлашу чарасы узды.
Әлеге киңкырлы шәхес белән хушлашырга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, язучы Галимҗан Гыйльманов, башка бик күп шагыйрьләр, язучылар, артистлар, аның иҗатына гашыйк бик күп кешеләр кигән иде.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин республика җитәкчелеге исеменнән шагыйрәнең туганнары, якыннары, дусларының кайгысын уртаклашты. “Бу көннәр безнең өчен бик авыр. Кичә без Казан кызы, Александров исемендәге ансамбль биючесе, авиаһаләккәттә үлгән Ралина Гыйльманова белән хушлаштык. Бүген Лена Шагыйрьтанны соңгы юлга озатабыз. Бу безнең өчен бик авыр”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, хушлашу чарасын үткәрү турында сөйләшкән вакытта, шагыйрәнең бертуган сеңлесе Луара Шакирҗанова аның шигырьләрен укырга тәкъдим иткән. Министр Лена Шагыйрьҗанның рус теленә тәрҗемә ителгән “Книга сердца” һәм “Туган телгә мәдхия” шигырьләрен укыды.
“Лена Шакирҗанова белән мине Илһам ага Шакирова таныштырган иде, шуңа да ул минем йөрәгемә моңы бер җыр шикелле уелып калды, - дип белдерде үз чыгышында Разил Вәлиев. - Лена Шагыйрьҗан дигән тәхәллүс алгач, бераз сәерсенеп калган кешеләр дә булды. Шунда берәү, ипигә - ипи, чәчәккә чәчәк дигән өчен сәерсенмибез бит, ул чын мәгънәсендә шагыйрь җанлы кеше, шуңа ул бик дөрес тәхәллүс сайлаган диде. Аны халык кына үз атап калмады, аны дәүләт, Хөкүмәт җитәкчеләре дә санладылар. Ул хатын-кызлар арасында Гөлшат Зәйнәшевадан соң беренчеләрдән булып Тукай бүләген алган шагыйрә, Татарстанның халык шагыйре исемен алган шагыйрә. Бу инде искиткеч зур бәя”.
Бәхилләшү чарасында шулай ук шагыйрь Рәдиф Гаташ, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрәнең бертуган сеңлесе, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова да чыгыш ясады.
Лена Шагыйрьҗан бүген Әтнә районының Күлле Киме авылында җирләнәчәк.