«Эрмитаж-Казан» үзәгендә “Петербург модерны. 1890-1910нчы еллар. Стиль һәм совет модасы” экспозициясе яңартылган

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Казан халкы һәм кунакларга яңартылган “Петербург модерны. 1890-1910нчы еллар. Стиль һәм совет модасы” экспозициясен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдә 28 экспонат алмаштырылган, алар арасында XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында төшерелгән фотосурәтләр һәм  француз рәссамы Поль Сезарь Эллуның  график эшләре бар. Экспонатларны алмаштыру саклану шартлары белән бәйле. Чөнки ут тәэсире астында кәгазьләр структурасын югалта, шуңа да алар күргәзмәдә 3 айдан артык була алмый.

Экспозициядә патшалар һәм югары дәрәҗә Россия аристократиясе өчен иң яхшы мода йортлары тарафыннан эшләнгән модерн чоры костюмнары һәм аксессуарлары, Дәүләт Эрмитажының “Петербург модерны” күргәзмәсендәге интерьер предметлары да урын алган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International