Казанда «Туым Җондозы» «Туым Җондозы»» керәшен җырлары конкурсы җиңүчеләре мәгълүм

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” фольклор ансамбле «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концертыннан гран-при алып кайтып китте.

Яшь артистларга дипломны һәм 30 мең сумлык сертификатны Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров тапшырды.

Жюри рәисе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров «Туым Җондозы» конкурс-фестиваленең сыйфаты яхшыруын билгеләп үтте. “Катнашучыларны кайчакта конкурстан “Бар, әбиеңнән өйрәнеп кил!” - дип кайтарып җибәрәбез. Алар икенче елны өйрәнеп киләләр дә җиңеп кайтып китәләр”, - дип белдерде  Геннадий Егоров.

Исегезгә төшерәбез: фестиваль тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Фестиваль-конкурста солист-вокалистлар, фольклор ансамбльләре һәм этник музыка коралларын ясаучылар катнаша. Беренче сайлап алу турлары Балык Бистәсендә, Балтачта, Кайбычта, Чаллыда hәм Казанда үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International