Бүген Казанда Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбле артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлаштылар. Матәм чарасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Казан хореография училищесы педагогы Закамская Вера һәм башкалар катнашты. Ралина белән хушлашырга Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, хореография училищесы студентлары, күп санлы дуслары да җыелган иде.
Ралина Гыйльманова Юдино бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.
Искәртеп узабыз:Ралина Гыйльманова 25 декабрь көнне Сочи шәһәре янында, Кара диңгез өстендә һәләкәткә юлыккан Ту-154 очкычы пассажиры иде. Авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында "Беренче канал", "НТВ", "Звезда" телеканал журналистлары, халыкта доктор Лиза буларак билгеле Елизавета Гланка һәм Александров ансамбле артистлары. Ансамбль Сириядәге Россия хәрбиләре өчен яңа ел концерты куяр өчен Сочи аэропортыннан очып киткәч, һәлакәткә очрады.
Ралина Гыйльманова Казанда туа. Хореография училищесында укый, параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да белем ала.«Кострома» балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.