Мәскәүдә "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсе ачылды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Мәскәүнең А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музеенда "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсе ачылды.  Тантанада Театр музее генераль директоры Дмитрий Родионов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, РФ атказанган рәссамы Сергей Скоморохов чыгыш ясады. Камал театры актерлары шигъри һәм вокал номерлары әзерләгән иде.

Проект А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музее (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.

Күргәзмә 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International