“Мастеровые” театры тамашачыларына “Алмалы сыр” тәкъдим итә

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген кич Чаллыда Тимур Салиховның әкиятләр җыелмасы буенча куелган “Алмалы сыр” спектаклен күрсәтәләр. Ул әлеге һәм тагын 13 әкиятне 2,5 яшендә язган, ДЦП авырулы балалар аңа иллюстрацияләр ясаган, ә фонд иганәчеләр ярдәмендә китап бастырган. “Проснись” инклюзив театры җитәкчесе Надежда Байдакова һәм “ТАК!” театр лабораториясе җитәкчесе Регина Будяшкина әлеге әкият буенча постановка әзерләгән. Төп рольләрне физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар башкара.

Спектакльгә сатылган билетларның акчасы “Дети ДЦП” хәйрия фондына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International