Кичә Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музеенда (Мәскәү шәһәре) урнашкан "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсен карап чыкты. Министр өчен экскурсияне Театраль музейның генераль директоры Дмитрий Викторович Родионов һәм күргәзмәнең кураторы Рауза Рифкать кызы Солтанова алып барган.
Проект А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музее (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.
Әлеге күргәзмә эше 2017 елның 12 февраленә кадәр дәвам итәчәк.