Кичә "Хуҗа Насретдин" спектакле белән Мәскәү шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. Россия Дәүләт академия Кече театрының тамаша залында аншлаг иде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Сәламләү сүзләрен Россиянең халык артисты Владимир Бейлис, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Камал театры директоры Илфир Якупов, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җиткерде.
Исегезгә төшерәбез: 12-18 гыйнварда Россиянең Дәүләт академия Кече театрында камаллылар соңгы елларда куелган 7 премьера күрсәтәчәк. Гастрольләр афишасында шулай ук: “Көтәм сине...” (режиссеры һәм авторы Илгиз Зәйниев), “Кәҗә, Сарык һ.б.” (режиссерлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габрахманов, авторы И.Зәйниев), М.Фәйзи әсәре буенча куелган «Галиябану» (режиссер И.Зәйниев), «Мәхәббәт FM” (режиссер һәм автор Илгиз Зәйниев), З.Хәким әсәре буенча куелган “Бармы ришвәткә дәва?” (режиссер И.Зәйниев), Г.Цхвирава куелышында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакльләре дә урын алган.
Гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә.