Кариевлылар Саба районына гастрольгә җыена

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 16-22 нче гыйнвар көннәрендә Саба районында иҗат сәфәрендә була.

Сабалылар кичен «Гашыйклар утравы» (Р.Сәгъди) спектаклен карый ала, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) музыкаль әкияте тәкъдим ителә.

16 гыйнвар – Кызыл Мишә Мәдәният йорты 

17 гыйнвар – Байлар Сабасы район Мәдәният йорты

18 гыйнвар – Эзмә

19 гыйнвар – Явлаштау

20 гыйнвар – Югары Симет

21 гыйнвар – Кече Шыңар

22 гыйнвар – Бигәнәй

Кичке спектакльләр 19.00, ә балалар өчен тамашалар 9.00, 11.00 сәгатьләрдә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International