Татарстанның Милли музее Иске Яңа ел бәйрәмен музейда үткәрергә чакыра. Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 13 гыйнварда 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Казанда Милли музейга килүчеләрне уеннар, бәйгеләр, Кыш бабай катнашында Яңа ел программасы көтә.