Казанда «Russian Dance Awards -2017» конкурсы уза

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда «Russian Dance Awards -2017» беренче бию премиясеендә катнашучыларны теркәү башланды. Гаризалар RDA2017.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша; яшь, бию юнәлеше һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Теркәлү һәм катнашу, шулай ук тавыш бирү дә бушлай.

Чара ТР Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ярдәмендә үткәрелә.

Ярыш ике этапта уза. Беренчесе – интернет-тавыш бирү. Ул 30 гыйнвар көнне башлана. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар премия лауреаты булачак. Икенче тур исә 28 февраль көнне башкаланың бер концертлар залында узачак, биючеләрне жюри әгъзалары бәяли.

Конкурста катнашучылар үз осталыкларын берничә номинациядә күрсәтәчәк: “Иң яхшы бию номеры” (балалар һәм өлкәннәр арасында аерым), “Иң яхшы бию клибы”, “Иң яхшы бию дуэты”. Һәркайсында акчалата бүләк каралган. Гомум бүләк фонды 60 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, иганәчеләр һәм партнерлардан да махсус бүләкләр каралган.

Казанда узачак Беренче бию премиясенең төбәк этабында җиңүчеләр 2017 елның декабрендә Мәскәүдә узачак “RUSSIAN DANCE AWARDS 2017” Бөтенроссия финалында катнашачак.

Быел әлеге бию конкурсы илнең тугыз зур шәһәрендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International