12 гыйнвар көнне 15.00дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән иҗади очрашу узачак. Ул “Татар мәдәни коды: беренче татар театрына 110 ел” күргәзмәсе кысаларында оештырыла.
Иҗади очрашуда Наил Дунаев, Әсһәр Шакиров, Венера Шакирова кебек танылган артистлар катнаша. Керү ирекле.