13 гыйнвар көнне 20.00дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Иске Яңа елны каршы алу була. Кичәдә сәхнә ветераннары – Казанда әлеге театраль традициягә нигез салучылар катнаша.
Актерлар йортында Иске Яңа елын каршы алу – күптәннән дәвам итә торган тетраль традиция, ул республиканың бөтен театрларын берләштерә. Ел саен бу көнне актерлар бирегә җыелып, иске календарь буенча Яңа елны карша ала.
Мәгълүм булганча, актерлар өчен Яңа ел – ул ял түгел, ә эш. Яңа ел каникулларында артистлар, гадәттә, массакүләм чараларда, тамашаларда һәм интермедияләрдә катнаша. Актерлар йортында уза торган Иске Яңа ел кичәсе – хезмәттәшләр белән күрешү һәм бергәләп бәйрәм итү өчен мөмкинлек, дип билгеләп үтә оештыручылар.
Һәр театр Кыш бабай катнашында котлау әзерли. Кичәне Казанның Яшь тамашачы театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Шакирҗанова белән Дмитрий Язов алып бара.