Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Буа театрының юбилей гастрольләренә багышланган (13-15 гыйнвар, Г.Камал исемендәге ТДАТ) матбугат конференциясенә чакыра.
Чара 13 гыйнварда 11 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә уза (301 каб). Гастрольләр Буа театрының 100-еллык юбилеена багышланган.
Журналистлар белән очрашуда Буа театры директоры, сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев, Буа театрының башкаручы директоры, фән һәм сәнгать эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты Фәрит Садриев, Буа театры актеры Илсур Мортазин, Камал театрның әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов катнаша.
Матбугат конференциясендә спектакльләргә чакыру билетлары биреләчәк.
Аккредитация өчен: 8 927 446 45 42, 293 83 18, kamal.press@tatar.ru – Илшат Латыйпов (12 гыйнварга кадәр).