«La Primavera» оркестры «Киләчәк йолдызлары»н тәкъдим итә

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе
25 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “Киләчәк йолдызлары” проекты кысаларында Казанның «La Primavera» камера оркестры концерты узачак. Анда музыка мәктәпләрендә укучылар һәм балалар иҗат коллективлары катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында “Новая волна” проекты финалчылары, Дельфий уеннары призерлары, «Поющая звезда» федераль программасы  һәм  «Голос» проектында катнашучылар, “Новые имена” фонды стипендиатлары, халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреталары бар. Искәртеп узабыз: яшь талантлар  ел саен Дәүләт зур концертлар залы сәхнәсендә камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Әбәзов башлангычы белән чыгыш ясый.

Концерт 18.30 башлана, дип хәбәр итә оркестрының матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International