12 гыйнвар көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр үзәгендә ике күргәзмә ачылачак.
Беренчесе – “Аленький цветочек” – ул Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Оренбург өлкәсе сынлы сәнгать музееның язучы С.Т.Аксаковның тууына 225 ел тулуга багышланган уртак проекты. Экспозиция ике бүлектән тора: анда Саракташ районының Петровское авылы мәктәбе укучылары рәсемнәре һәм үзешчән рәссамнар картиналары урнашырылган. Тәкъдим ителгән эшләр Аксаков иҗатының бөтен тирәнлеген чагылдыра.
Тагын бер экспозиция Мисыр рәссамы, 2015 елгы «Елабужская триеннале экслибриса» арт-проекты катнашучысы Мөхәммәд Зәкәрия Солтан (Каһирә шәһәре) эшләрен тәкъдим итә. “Электрон фиргавен” күргәзмәсендә аның цифрлы гравюралары урын алган.