«Кышкы палитра» конкурсы җиңүчеләре мәгълүм

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Казанда “Кышкы палитра” еллык республика конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Анда балалар сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 3,4 сыйныф укучылары – барлыгы 70ләп кеше катнашкан.

Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары методик үзәге, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы оештырган. Конкурста Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай укучылары катнашкан.

3-4 сыйныф укучылары арасында “Дизайнер композициясе” номинациясендә 1 урынны Казаннан Ксения Галкина алган. Икенче урында Анастасия Вдовина, ә өченче урында – Дарья Куленкова.

3 сыйныфлар арасында “Станоклар композииясе” номинациясендә ике беренче урынны Наталия Тяжелова, Наталья Гурьянова, ике икенче урынны Михаил Евгеньев, Наилә Сафина, өченче урынны Регина Шамеева алды.

Шул ук номинациядә 4 сыйныфлар арасында беренче урынны Әлмәттән Снежана Голубева, икенче урынны Казаннан Эльмира Вәлиуллина, өченче урынны Казаннан Софья Шрубенкова биләде.

Җиңүчеләргә бүләк итеп иҗат итү өчен тупланмалар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International