Кичә киң җәмәгатьчелек Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, танылган прозаик, тәрҗемәче һәм журналист Марсель Зариповны соңгы юлга озатты.
Мәрхүм белән хушлашуга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, журналист Ислам Әхмәтҗанов һәм башкалар килгән иде.
Марсель Зарипов Питрәч районы Салкын Чишмә авылы зиратында җирләнде.