Кичә, 8 гыйнварда, “Буратиноның Яңа ел маҗаралары” музыкаль спектакле белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Яңа ел тамашалары төгәлләнде. Алар декабрьнең егермеләрендә үк башланып киткән иде. Спектакльне сәхнәгә филармониянең музыкаль-әдәби лекторие җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев куйган.
Казандагы 11 спектакльдән тыш, коллектив Чаллыга “КамАЗ” мәдәният сараена да гастрольләргә чыккан һәм 28, 29 декабрь көннәрендә җиде спектакль куелган. Шулай итеп, Яңа ел каникулларын барлыгы 12 меңгә якын бала Буратино белән үткәргән.
Алексей Толстой әкиятендәге таныш персонажлар спектакль сюжеты буенча Убырлы Карчык, Шүрәле белән очрашалар. Шүрәле образында – Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев уйнаган. Буратино - Айгөл Мулюкова, Кот Базилио - Гурами Тиникашвили, Лиса Алиса - Ольга Терёхина, Мальвина - Полина Модина, Артемон - Александр Васильев, Убырлы Карчык - Людмила Горянская. Әкияттә лекторий бүлеге артистлары белән бергә цирк студиясе клоуннары, “Задоринки” (сәнгать җитәкчесе - Алинә Зарипова) һәм "Салават күпере" (сәнгать җитәкчесе - Надежда Будыленко) бию ансамбльләре катнаша.
2015 елның азагында куелган һәм 2016 елда яңартылган “Буратиноның яңа ел маҗаралары” музыкаль спектакле киләсе елда да кабатлап күрсәтеләчәк. Ул репертуар спектакле булып китәргә мөмкин. Коллектив беренче спектакльнең уңышы белән канатланып, "Нехочуха" мавыктыргыч музыкаль спектаклен куярга җыена.