Лениногорск Мәдәният сараенда модернизацияләнгән кино залы ачылды

2016 елның 30 декабре, җомга

Татарстанның Лениногорск районы Мәдәният сараенда модернизацияләнгән кино залы ачылды. Заманча проектор, цифрлы тавыш җиһазлары, 3D фильмнар күрсәтү өчен экран системаларын Россиянең 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларында кинотеатрларга ярдәм итү федераль проекты кысаларында сатып алганнар. Ә залны ремонтлау 1 миллион 800 мең сумга төшкән, аларның 1,5 миллионын республика бүлеп биргән, ә 300 мең сум Мәдәният йортының үз акчасы.

Залның беренче тамашачылары балалар булды. Аларга “Снежная королева” мультфильмы күрсәтелде. Кино залы Яңа ел каникуллары дәвамында көн саен эшләячәк. Биредә бер көнгә 8әр сеанс күрсәтелергә тиеш. Билет бәясе 120 сумнан 300 сумга кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International