Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Яңа Чишмәдә Балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасында катнашты

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Яңа Чишмәдә Балалар сәнгать мәктәбе һәм Никахлашу сарае ачылды. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашты, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте

Бәясе 105 млн сумнан артып киткән бина республика бюджеты һәм “Татнефть” ГАҖ бүлеп биргән акчага төзелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин яңачишмәлеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Аның сүзләренчә, бу районның балалар һәм яшьләре өчен генә түгел, ә бөтен халкына менә дигән Яңа ел бүләге. Татарстан парламенты башлыгы әлеге мәдәният объекты үсеп килүче буынның иҗади сәләтен үстерүгә һәм гаилә институтын ныгытуга ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.

 Сәнгать мәктәбендә укучылар җыелучыларга үз чыгышларын тәкъдим итте, ә ЗАГСта бергә 60 ел гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр һәм яшь гаиләшә ана сертификатын тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International