Мамадышта модернизацияләнгән кино залы ачылды

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында модернизацияләнгән кино залы акчылды. Ул көз айларыннан бирле тест режимында эшләгән иде. Кичә анда беренче тапкыр тамашачыларга Юрий Фетингның “Бибинур” тулы метражлы фильмы күрсәтелде. Шунысы да игътибарга лаек: экраннарга 2010 елда чыккан драма районның Алгай авылында төшерелгән.

2016 елда Россия Федерациясенең 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлардагы кинотеатрларга ярдәм итү буенча федераль проект кысаларында Татарстанның ун кино учреждениесенә заманча цифрлы җиһазлар урнаштырылган. Яңартылган заллар Тәтеш, Әгерҗе, Менделеевск, ә хәзер Мамадышта да эшли. Зәй, Лениногорск, Баулы, Кукмара, Мөслим һәм Алекссевскида тиздән ачылачак. Моннан тыш, республиканың тагын сигез муниципаль берәмлеге 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда фильм күрсәтү өчен шартлар тудыру буенча конкурсларда җиңгән. Алар федераль бюджеттан 5 млн сум акча алачак, кино заллары 2017 ел дәвамында җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International