«Театраль Санта – 2017» флешмобы эстафетасы Тинчурин театрыннан Кариев театрына күчте

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Театраль Санта – 2017» флешмобын дәвам иттереп, эстафетаны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырды.

Тинчуринлылар кариевлыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, 2017 ел символы – әтәч сурәте төшерелгән 17 торт бүләк итте. Бәйрәм театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены белән дәвам итте. Г.Кариев театры коллективы да, үз чиратында, тинчуринлыларны Яңа ел белән котлап, кунакларга бәйрәм күчтәнәчләре салынган тартмачыклар өләште. 

Искәртеп үтик: «Театраль Санта – 2017» флешмобы эстафетасын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры тапшырган иде.

Гомумән алганда, әлеге флешмобны Мәскәүнең В.Маяковский исемендәге академия театры башлап җибәрде. Акциянең асылы шуннан гыйбарәт: театрлар бер-берсен Яңа 2017 ел белән тәбрикләп, 17 саны белән бәйле “нәрсә дә булса” бүләк итәргә тиеш. Күренекле артист Светлана Немоляева беренчеләрдән булып Маяковский театры исеменнән М.Н.Ермолова исемендәге театрга 17 кг мандарин бүләк иткән иде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International