Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы комик операларга чакыра

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе
30 декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы һәм «Sforzando» Башкаручылар сәнгатен үстерү фонды Раштуа фестивале кысаларында “Яңа ел алдыннан комик опералар” концертын тәкъдим итә. Программада – В.А.Моцартның «Бастьен и Бастьенна» һәм Д.Меноттиның «Телефон, или любовь втроем» миниатюралары. Концерт 18.00дә башлана. Тамашада төп рольләрне халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары Айсылу Нуруллина, Раушан Шайбеков, Денис Стебунов, Яна Флаксман һәм Дмитрий Босов башкара. Алар «Sforzando» яшьләр симфоник оркестрына кушылып җырлый. Искәртеп узабыз: Раштуа фестивале Казанда 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уза. Кунаклар өчен бай концерт программасы әзерләнгән, аларда Татарстанның әйдәп баручы музыкаль коллективлары, классик һәм джаз музыкасы йолдызлары катнаша.

 

Раштуа фестивале концертлары тәртибе:

 «Рождественские сны Оле-Лукойе»
2017 елның 3,4,5,6 гыйнвары.  10.30 һәм 13.30да башлана. 

«Christmas connection»
2017 елның 3 гыйнвары. 18.00 дә башлана. 

«Зимний вернисаж»
2017 елның 5 гыйнвары. 18.00 дә башлана.

«Рождественская сказка для взрослых»
2017 елның 6 гыйнвары. 18.00 дә башлана.

 «Кругосветка»
2017 елның 7 гыйнвары. 15.00 дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International