Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Кино елы нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе булды. Брифингта министр урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татаркино” ТР ДБУК директоры Владимир Батраков, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, Казан дәүләт мәдәнит институтының кино сәнгате кафедрасы мөдире Алексей Барыкин, “Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мәдәният йорты” МБУ филиалы Красногорск авыл Мәдәният йорты директоры Альберт Исхаков катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2016 ел Россия Киносы елы дип игълан ителде. Республикада шуңа бәйле күп чаралар үтте. Киномарафонны “Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга” күргәзмәсе ачты. “Кино төне” Бөтенроссия акциясе үтте, аның кысаларында кинотеатрларда махсус төнге сеанслар оештырылды һәм ачык һавада фильмнар бушлай күрсәтелде. Казанлылар киноишегалларын да үз итте. Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале дә киң колач белән үтте. 7 көн эчендә 6 мәйданчыкта 258 киносеанс оештырылды. Фестиваль программаларын 21 000 тамашачы карады. Районнарда кино залларын модернизацияләү, заманча җиһазлар урнаштырылган күп функцияле үзәкләрне файдалануга тапшыру да тамашачыларны арттыруга китерде. Моннан тыш Балтачта Татарстанда бердәнбер булган автокинотеатр ачылды. Бу республикада Кино елында башкарылган эшләрнең бик азы гына.
Матбугат конференциясе республика матбугат чараларында Кино елына багышланган чараларны актив яктырткан журналистларны бүләкләү белән тәмамланды. Алар – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Айсылу Хафизова, “Россия-1” телеканалының “Вести-Татарстан” программасы хәбәрчесе Зилә Гарипова, “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Люция Хәбибуллина, “Интертат.ру” электрон газетасы хәбәрчесе Мөршидә Кыямова, “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Гөлинә Гимадова.