Качалов театрында премьера

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Кичә В.Качалов исемендәге академия рус зур драма театрында Николай Гогольның «Женитьба. Совершенно невероятное событие в двух действиях» пьессасы буенча куелган спектакльнең премьерасы тәкъдим ителде.

Аны сәхнәгә Татарстанның халык артисты Илья Славутский куйган. Рәссам-куючы – Игорь Четвертков, костюмнар буенча рәссам – Елена Четверткова (Мәскәү), ут куючы рәссам – РФның атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Ганзбург (Санкт-Петербург), музыкаль бизәлеш – Ләйсән Абдуллина.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина, Марат Голубев, Надежда Ешкилева, артистлар Илья Петров, Александр Малинин, Алексей Захаров, Виктов Шестаков, Илья Скрябин, Татьяна Бушева һәм башкалар уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International