Камал театрында Казан мәдәният университеты студентлары үзләренең диплом спектаклен тәкъдим итте

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курсы студентларының спектакле күрсәтелде. Курс җитәкчесе – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, укытучылары – М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Илгиз Зәйниев.

Театрда Антон Чехов пьесасы буенча "Палата № 6" спектакль күрсәтелде, режиссеры – Олег Кинҗәгулов.

Рольләрне Ленар Юлдашев, Эльвир Сәлимов, Йосыф Бикчәнтәев, Алмаз Борһанов, Рәзилә Мөхлисуллина, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибякова, Айгөл Шәкүрова, Олег Кинҗәгулов,  Диләрә Садриева, Эльмира Семенова башкарды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International